Махсус салым режимнарын куллану үзенчәлекләре, шул исәптән салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре вебинарда каралачак

2022 елның 7 июне, сишәмбе

   Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе салым түләүчеләрне «махсус салым режимнарын, шул исәптән салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре» темасына вебинарда катнашырга чакыра. Вебинар 2022 елның 9 июнендә 10:00 сәгатьтә булачак.

   Семинар спикеры булып Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.

   Трансляция барышында спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге дә булачак. Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен кирәк:
https://https://w.sbis.ru/webinar/84689066-7585-4990-9499-e05cef939036  сылтамасы буенча күчәргә, ачылган биттә «катнашачакмын» төймәсенә басып, чарага теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International