Чүпрәледә бадминтон буенча гаилә турниры узды

2022 елның 7 июне, сишәмбе

   «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында «Чүпрәле районының бадминтон гаиләсе»дип исемләнгән гаилә командалары арасында район турниры булып узды.

  Ярышлар балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында узды, анда Яңа Чабаксар, Йошкар-Ола һәм Чүпрәле районнарыннан 7 команда катнашты.

    Турнирда барлык уенчылар да үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Әмма уен булгач, анда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булырга тиеш. Уен нәтиҗәләре буенча, Валерия, Евгений Метловлар һәм Марина Елизарова составындагы команда 1 урынны яулады; Юлия, Оля һәм Денис Банниковлардан торган команда 2 урынны яулады; Сунита, Алена Сингх һәм Сингх Раджеш Кумар составындагы команда 3 урынны яулады.
   Нәтиҗәдә, Новочебоксарскның гомуми командасына - 1, Йошкар Олага - 2, Чүпрәлегә - 3 урын бирелде.
  Призлы урыннар яулаган спортчыларга Грамоталар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International