Татарстанда һава шартлары җитди начараю сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
7 июньдә төнлә һәм көндез, шулай ук 8 июньдә төнлә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле яңгыр көтелә. 7 июньдә төнлә төбәк көнчыгышындагы кайбер районнарда бик көчле яңгыр явачак. Урыны белән боз яварга һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. 7 июньдә көндез һәм 8 июньдә төнлә урыны белән бик көчле җил көтелә, ул секундына 26 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.