Чүпрәле районында контракт хезмәте сержанты Иван Павлов белән хушлаштылар

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

   5 июнь көнне Чүпрәле районы Коршанга-Шигали авылында Украинада неонацистларга каршы көрәшкәндә һәлак булган контракт хезмәте сержанты Иван Павлов белән хушлаштылар. Аны соңгы юлга озатырга туганнары һәм якыннары, район җитәкчеләре, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары, укучылар, авыл халкы да җыелган иде.

   Район башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, Иван Павлов - Россия һәм Чүпрәле районы горурлыгы, аның батырлыгы барысы өчен дә үрнәк булачак.

   Матәм митингында дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов та катнашты.

    Иван Павлов Россия Армиясе сафларында 2003-2005 елларда хезмәт итә. 2011 елда контракт буенча хезмәт итәргә керешә. Югары әзерлек һәм дисциплиналылыгы белән аерылып торганлыгы хакында аңа тапшырылган медальләр, аерымлык билгеләре сөйли.

   Иван Павловның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International