2022 елның 4 июнендә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Петр Григорьевич Кадушкин үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов килделәр. Кунаклар юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатлары һәм Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, нык сәламәтлек теләделәр.
Петр Григорьевичның да, өлкән буын кешеләренең күпчелеге кебек үк, зур һәм авыр тормыш юлы артта калган. Ул Кече Аксу авылында туган. Сугыш башланганда авылның барлык ир-атларын фронтка алалар. Шуңа күрә авыр ир-ат эше яшь егетләр һәм хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Петр Григорьевич хезмәт юлын колхозда сабанчы булып башлый, аннары комбайнчы ярдәмчесе, комбайнчы булып һәм башка эшләрдә эшләргә туры килә.
1952 елда Феодосия Никифоровна белән гаилә коралар, 10 бала үстерәләр. Бүгенге көндә юбилярны 21 онык һәм 23 оныкчык шатландырып тора. Хәзер тыл ветераны кече улы Василий һәм килене Нина белән яши. Олы яшьтә булуына карамастан, юбиляр үзенең озын, авыр хезмәт биографиясен, сугыш елларын аеруча дулкынланып искә ала.