Татарстанда яшен, көчле җил көтелә

2022 елның 3 июне, җомга

  2022 елның 4 июнендә Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән кыска вакытлы яшенле яңгыр явуы ихтимал, көндез явым-төшемнә көтелми. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

   Төнлә һаваның минималь температурасы +15..+17, көндез максималь һава температурасы +22..+24˚ тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International