Чүпрәледә балар өчен әкияти бәйрәм оештырылды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

   Ел саен Чүпрәле районында Баларны яклау көнендә зур бәйрәм оештырыла, аның кысаларында "Коляскалар парады" үтә. 

  Быел бәйрәм чарасы "Чүпрәле" паркында үтте. Баларны, әти-әниләрен, кунакларны Башкарма комитет Җитәкчесе Данис Сатдинов котлады һәм "Коляскалар парадында" җиңүчеләргә бүләкләрне дә ул тапшырды.

   Оештыручылар быел балалар өчен чын әкияти бәйрәм әзерләгәннәр иде. Мәйдан әкият персонажлары белән шыгрым тулы, сәүдә нокталары, батут, спорт мәданчыклары эшләп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International