Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров рәислегендә дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының унтугызынчы утырышы узды.
Депутатлар каравына дүрт мәсьәлә тәкъдим ителде. Финанс-бюджет палатасы рәисе Илдар Рәкыйпов 2021 елда район бюджетының үтәлеше турында сөйләде.
Алга таба Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илһам Бикчуровның «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы территориясендә реклама конструкцияләрен һәм тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турында»гы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында мәгълүматы җиткерелде.
Калган ике мәсьәлә - Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин чыгыш ясады.
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.