Чүпрәле районында "Безнең ишегалды" проекты буенча эшләр дәвам итә

2022 елның 31 мае, сишәмбе

   Чүпрәле районында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара.  2022 елда бу программага Иске Чүпрәле авылындагы Кооператив урамы буенча 11, 13 һәм 15 нче йортлар ишегалды кертелгән.

   Хәзерге вакытта ике катлам асфальт җәю һәм машина кую урыннары җәелде. Бордюрларны җәю һәм балалар мәйданчыгына ком китерү эшләре алып барыла, шулай ук подъезд каршында асфальт җәю өчен нигез әзерләү эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International