30 май көнне Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында яшәүче Самерханов Зәки Абдрахман улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр килгән кунакларны 90 яшьлеге белән котларга барганда ничек ишегалдында каршы алган булса, эле дэ шулай каршы алды. "100 яшьлек юбилеемда да шулай каршы алачакмын", - дип вәгъдә дә бирде эле.
Зәки абый гомере буе колхозда эшләгән, хезмәт кенәгәсендә хәтта 48 еллык стаж язмасы да бар. "Укырга вакыт юк иде, эшләргә, ничектер ашарга табарга, исән калырга кирәк иде", - ди ул.
- Атлар белән кырда эшләдек, алар да ачлыктан һәм арыганлыктан егыла иде, бөтен эш алар эстендә иде бит, - дип искә ала Зәки абый.
Хатыны Рәхилә апа белән 9 бала тәрбияләп үстергәннәр, берсе өченче сыйныфта уыган вакытта ук авырудан үлә. Хатыны бу дөньядан берничә ел элек киткән, шулай да юбиляр ялгызлыкны тоймый. Аның янына һәрвакыт балалары,оныклары, оныкчыклары кайтып йори. Сүз уңаеннан, юбилярның оныклары Һәм оныкчыкларының саны 30га якын.
Хезмәт ветеранын олы юбилее белән Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәтхуллин котладылар. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомерләр теләделәр.