Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров чүпрәлеләргә лаеклы бүләкләрен тапшырды

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

   1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чараларны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлееваның Рәхмәт хаты белән: район мәгариф бүлегенең мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча методисты Сирин Әхмәтов,  Форпост» учреждениесе директоры Илдус  Вәлиуллин бүләкләнде.

  Намуслы хезмәтләре, һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен  «Сетевая компания» АҖ филиалы – “Буа электр челтәрләре" оешмасы җитәкчесе Айрат Низамовка һәм “Жилище” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры урынбасары Илһам Якуповка район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International