Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында Кадыкай Абыз-бабайны искә алу чарасына төрле төбәкләрдән хаҗилар җыелды

2022 елның 27 мае, җомга

  Бүген, 27 майда, яңгырлы һава торышына карамастан, Чүпрәле районының Татар Төкесе авылына төрле төбәкләрдән Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көнен билгеләп үтәргә меңгә якын хаҗи килде. Быел тантана Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.

   Кунакларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров сәламләде һәм әлеге рухи чараның мөһимлеген билгеләп үтте.

   Чарада Коръән сүрәләре, намаз укылды, соңыннан барысын да Бәйрәм табынына чакырдылар. Сүз уңаеннан, биредә бәйрәм ашы ел саен корбан итеннән әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International