Бүген Чүпрәле районыннан тагын 13 егет армиягә китте. Болар - Иске Чүпрәледән Нияз Валиуллин һәм Дмитрий Киргизов, Нияз Гайнетдинов һәм Шамиль Шарафутдинов Иске Чокалыдан, Александр Ефрейторов Матак авылыннан, Айрат Каримов Татар Убиеннән, Дмитрий Клементьев Алешкин-Саплыктан, Александр Кириллов Борындыктан, Фаиль Низамов Кече Чынлыдан, Александр Селянов Зур Аксудан, Константин Угаслов Городищедан, Ранил Хайбуллов Татар Бизнәсеннән, Артем Чернов Кече Уби авылыннан.
Традиция буенча Петр Дементьев паркы янында иртә таңнан егетләрнең туганнары һәм якыннары, район җитәкчеләре җыелды. Алар егетләрнең яхшы хезмәт итүләрен һәм исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Исегезгә төшерәбез, армиягә чакырылучыларның беренче командасы 2022 елның 24 маенда киткән иде.
Май-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.