27 майда Татарстан территориясендә һава шартларының начараюы көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, республикада яшенле яңгыр, боз явуы, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр җитүе көтелә.