Гражданнарны бергәләп кабул итү турында

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

   2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.

   2022 елның 2 июнендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитовның гражданнарны бергәләп кабул итүе була.

   Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

   Сәрия Сабурская һәм Әмир Хәмитовка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International