Чүпрәле районында традицион хәрби җыеннар башланды. Алар 24 майдан 27 майга кадәр барачак. Җыенда район мәктәпләреннән 38 укучы һәм Чүпрәле тармак технологияләре техникумыннан 21 студент катнаша. Хәрби-кыр җыеннары барышында егетләргә әзерлек күнекмәләрен өйрәнергә туры киләчәк, алар корал һәм хәрби техника белән эшләргә өйрәнәчәкләр, армия дисциплинасы белән танышачаклар.
Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм ТР Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин егетләргә хәрби хезмәт үтү өчен кирәкле белемнәрне үзләштерүләрен һәм ныгытуларын, вакытны файдалы итеп үткәрүләрен, армия хезмәтенә яхшы әзерләнүләрен һәм уку җыеннарында уңышлы катнашуларын теләделәр.