Тантаналы озату гадәттәгечә П.В.Дементьев исемендәге паркта оештырылды. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итәргә Чүпрәленең 5 егете - Иске Чүпрәледән Илшат Мәхмүтов, Иске Чәке авылыннан Максим Музыкантов, Шланка авылыннан Булат Мөшәрәпов, Зур Аксу авылыннан Василий Сундеров һәм Татар Саплыгынан Руслан Ясонов китте.
Булачак солдатларга котлау сүзләре белән район башлыгы Марат Гафаров мөрәҗәгать итте. Ул Чүпрәле егетләре намус белән хезмәт итеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтачакларына ышаныч белдерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары призывникларга һәм аларның әти-әниләренә иң изге теләкләрен җиткерде.
Май-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык егет хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.