Бүген, 2022 елның 21 маенда, Иске Ишле авылында яшәүче Гөлшат апа Саитова 85 яшьлеген билгеләп үтә.
Гөлшат Ибраһим кызы гомере буе колхозда эшли. Әле пенсиягә чыккач та тагын 10 ел эшли. Әле ул «Герой – Ана» орденына да ия. Гөлшат Ибраһимовна 10 бала тәрбияләп үстергән, бүгенгесе көндә алар барысы да илебез иминлеге өчен хезмәт куя. Юбилярның онык-оныкчыкларнының саны да 30 дан артып киткән!
Юбилярны бу олуг бәйрәме белән Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов котлап, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау хаты, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.