20 май көнне Иске Ишле авылында гомер итүче Әминә Мөхәррәм кызы Рәхимовага 95 яшь тулды. Тыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын котларга Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов килделәр. Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр.
Әминә Мөхәррәм кызы Иске Ишле авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була, сугыш һәм сугыштан соңгы еллар авырлыклары аның өлешенә дә төшә. Кайда һәм ниләр генә эшләргә туры килми аңа. Әнисе Хәдичә апа авыру сәбәпле, 14 яшеннән окоп казырга аның урынына Әминә апа китә.
Үз гомерендә аңа шатлыгын да, кайгысын да бик күп күрергә туры килә. Сугыш тәмамлангач авылдашы Хәсәнҗан абыйга кияүгә чыга. Хәсәнҗан абый - Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 төркем инвалид. Гаиләдә 10 бала туа, кызганычка каршы, аларның икесе балачагында ук үлә.
Хәсәнҗан абый белән Әминә апа гомер буе туган авылында «Алга» колхозында хезмәт куялар. Хәсәнҗан абыйның бу дөньядан китүенә инде 20 елдан артык вакыт үтеп киткән. Бүгенге көндә юбиляр улы Ринат һәм килене Рәзидә тәрбиясендә үз йортында гомер итә. Аның 17 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар.
Әминә апа аның белән бәйрәм мизгелләрен уртаклашырга килгән барлык кунакларга да бик шат һәм рәхмәтле иде.