Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының унтугызынчы утырышын чакыру турында

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

   Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2022 елның 19 маендагы 13 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының унтугызынчы утырышы чакырыла.

   Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде::

   1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2021 елга бюджеты үтәлеше турында.

   2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы территориясендә реклама конструкцияләрен һәм тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

   3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.

   4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

   5) Төрле.

   Район Советы утырышы 2022 елның 31 маенда 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International