Синоптиклар фаразына караганда, 2022 елның 20 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин. 20-22 майда төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2гә кадәр салкыннар көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.