Татарстан Республикасында догазификация программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны эшлиячәк

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

   2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында догазификация (социаль газификация) программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшлиячәк.

  Догазификация программасында катнашу мөмкинлеге, аның нинди принципларда тормышка ашырылуы, аны тормышка ашыру барышында кемгә һәм нинди ташламалар бирелүе турында, шулай ук башка сорауларыгызга Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре җавап бирәчәкләр.

   Сорауларга җавапларны 2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча алып булачак.

   Шулай ук гражданнардан мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша да кабул ителә. Сылтама: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International