Бүген, 2022 елның 17 маенда Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында гомуми белем бирү учреждениеләре директорларына тантаналы рәвештә ноутбуклар тапшырылды. Цифрлаштыру елында 29 мәктәпкә район башлыгы Марат Гафаров 225 гаджет тапшырды.
Татарстан мәгариф учреждениеләрендә ноутбукларны яңарту программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча үткәрелә. Ноутбукларны яңарту проектын Ак Барс Банк тормышка ашыра. Цифрлаштыру елында Татарстан мәктәпләренә банк тарафыннан 12 мең ноутбук тапшырылачак.
Тантаналы шартларда район башлыгы Марат Гафаров бүгенге тормышны заманча технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый, дип билгеләп үтте.
"Инновацион технологияләрдән башка бүгенге тормышны һич кенә дә күз алдына да китереп булмый. Һәр көн ниндидер яңа технологияләр барлыкка килә, яки искеләре яңартыла. Интернет, гаджетлар, ноутбуклар булмаса, без үсештә дә булмас идек. Хәзерге яшьләр, яшүсмерләр һәм хәтта кечкенә балалар да үз вакытларын гаджетлардан башка үткәрә алмый. Заманча технологияләр тормышыбызны шактый гадиләштерә. Сез моңа кадәр дә яхшы эшләдегез, яңа гаджетлар белән тагын да яхшырак эшләячәксез»,-дип билгеләп үтте мәктәп директорларына Марат Гафаров.
- Безнең район укытучыларын ноутбуклар белән тәэмин итү 2010 елдан башланды. „Укытучыга-Ноутбук“ проекты кысаларында район мәктәпләре дүрт тапкыр ноутбуклар белән яңартылды. Бүгенге көндә барлык мәктәпләр дә югары тизлекле интернет белән тәэмин ителгән. Әлеге эш шулай ук «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» Федераль программасы хисабына башкарылды, – диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов.
Бүген 18 урта һәм 3 төп мәктәп директорлары, шулай ук 8 балалар бакчасы-башлангыч мәктәп директорлары алыштыргысыз заманча техниканы алу бәхетенә иреште. Алар арасында иң күп ноутбукларны, әлбәттә, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе һәм Иске Чүпрәле күппрофильле лицее алды.
- Безнең мәктәптә 46 педагог белем бирә. Ноутбуклар эшне бик җиңеләйтә. Аның ярдәмендә электрон журналлар тутырыла, шулай ук дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда презентацияләр үткәргәндә кулланыла. Кыскасы, педагогның бөтен эше ноутбук белән тыгыз бәйләнгән, - дип билгеләп үтте 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры Лилия Насыйбуллина.
«Мәктәпләрне заманча техника белән тәэмин иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Ел саен технологияләр яңартыла, без дә шуның ярдәмендә замана белән бер адымда бергә атлыйбыз. Мәктәпләр өчен бу бик яхшы бүләк», - дип шатлыгы белән уртаклашты Иске Чүпрәле күппрофильле лицее директоры Наталия Маркова да.
Ноутбук тапшыру тантанасында" Ак БАРС Банк " ның райондагы 1 нче санлы өстәмә офисы җитәкчесе Фәнил Җамалтдинов та катнашты.