2022 елның 18 маенда Татарстан Республикасы территориясендә көнбатыш районнарда төнге сәгатьләрдә көчле яңгыр, көндез яшенле яңгыр көтелә, яңгыр вакытында төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Нинди дә булса бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.