8 майда, төп бәйрәм алдыннан, Чүпрәле районының барлык авыл җирлекләрендә тантаналы митинглар узды. Чарада район җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр вәкилләре катнашты.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Кече Чынлы һәм Иске Элмәле авылларында узган митингларда булды. Авыл халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, тыныч күк йөзе теләде, бүгенге тыныч тормышның нинди бәяләр белән яулануын билгеләп үтте.
Чүпрәле районыннан фронтка 14 меңнән артык кеше киткән, шуларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаган. Чүпрәле районы Ватаныбыз сагына баскан каһарманнары һәм солдатлары белән дан тота.
Бүгенге көндә, кызганычка каршы, Чүпрәле районында бер генә ветеран да исән калмады. Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары саны да елдан-ел сирәгәя бара, алар - 51, тыл хезмәтчәннәре - 162.
Барлык җирлекләрдә дә бөек геройларыбызны искә алдылар. Фронт җырлары һәм шигырьләр яңгырады, обелискларга чәчәкләр салынды.