Җиңү көненә Чүпрәледә бадминтон буенча турнир узды

2022 елның 8 мае, якшәмбе

   7 май көнне "Чемпион" спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бадминтон буенча турнир булып узды.

   Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин турнирда катнашучыларны сәламләп, бадминтончыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады һәм ярышларда уңышлар теләде.

   Бадминтонда бүген иң көчле спортчылар уйнады.  Чуаш Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе спортчылары да катнашты.

   Уен ахырында призлы урыннар яулаган спортчыларга Грамоталар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International