Җиңү көне алдыннан чүпрәлеләр Татарстан Республикасы Президенты белән тантаналы очрашуда катнаштылар

2022 елның 8 мае, якшәмбе

   7 майда, Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан, Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара узды.

    Очрашуда район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге Чүпрәле районы делегациясе дә катнашты. Делегация составында - тыл хезмәтчәне Нурислам Низаметдинов, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Фәрит Камусин һәм Михаил Чернов, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Олег Журавлев, шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин.

   Кызганычка каршы, ветераннар елдан-ел азая. Бүген Чүпрәле районында бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да исән калмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International