6 май көнне Сабантуй мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Алга, Җиңүгә!" дип аталган йөгерү эстафетасы узды.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов һәм җиңел атлетика федерациясенең район филиалы җитәкчесе, «Прогресс» МУП директоры Евгений Иванцов мөрәҗәгать иттеләр. Алар барлык спортчыларны якынлашып килүче бәйрәм, Җиңү көне белән котладылар һәм ярышларда җиңүләр теләделәр.
Эстафета ахырында җиңел атлетика буенча иң яхшы командалар билгеләнде. Мәктәп укучылары арасында финишка беренче булып Зур Аксу урта мәктәбе укучылары килде, Ә Чуаш Чүпрәлесе һәм Түбән Чәке урта мәктәбе командалары икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.
Авыл җирлекләре арасында Городище авылы командасына тиңнәр булмады. Үби командасы икенче урынны алды, Ә Чуаш Чүпрәлесе командасы өченче булды.
Предприятие һәм оешмалар арасында 1 урынны район спорт мәктәбе хезмәткәрләре алды. Район эчке эшләр бүлеге спортчылары икенче урынны, ә Мәдәният бүлеге командасы өченче урынны яуладылар.
Җиңүчеләргә җиңел атлетика буенча федерация филиалы җитәкчесе кубоклары, бүләкләр һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Грамоталары тапшырылды.