Бүген, 5 май көнне, район мәдәният йортында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган шахмат буенча шәхси турнир узды. Ярышларда предприятие һәм учреждение, авыл җирлекләре хезмәткәрләре, 16 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр катнашты.
Турнирның төп максатлары һәм бурычлары - район халкы арасында шахматны популярлаштыру, шахматчыларның осталык дәрәҗәсен арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ир-атлар арасында иң көчле шахматчыларны ачыклау һәм Чүпрәле муниципаль районы җыелма командасын туплау.
Жирәбә буенча турнирда катнашучылар ике төркемгә бүленде. Турнир әйләнеш системасы буенча узды.Ярышларның хөкемдарлары Хәмбик Камалов һәм аның ярдәмчесе Виктор Портнов булды.
Исегезгә төшерәбез, турнирның финалы 2022 елның 11 маенда 12.00 сәгатьтә узачак.
Шахмат кебек спорт төрен яратучыларны Үзәк урамдагы шахмат тактасында узачак финал турнирына чакырабыз.