Чүпрәле районында яшь армиячеләр йорты ачылды

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

   Бүген, 2022 елның 5 маенда Чүпрәле районы яшь армиячеләре өчен истәлекле көн булды. Балалар иҗат йортында районда беренче Юнармия йорты ачылды. 
   Юнармия йорты - актив балалар һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның төрле өлкәләрдә: гражданлык-патриотик, фәнни-техник, туристлык-туган якны өйрәнү, социаль-педагогик, физкультура-спорт һәм иҗат өлкәләрендә инновацион белемнәр һәм гамәли тәҗрибә туплауга юнәлтелгән уникаль хәрәкәт.
   Чараны ачуда район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, яшь армиячеләр – ул җәмгыять һәм ил, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаучы егетләр һәм кызлар һәм аларның бердәм максаты - балалар һәм яшьләр оешмаларының элеккеге  матур традицияләрен яңарту. 
   – Без Россия тарихына һәм гореф-гадәтләренә сакчыл карашлы, үзебез һәм илебез өчен якты киләчәк төзергә әзер булган гражданнар буынының үсеп чыгуын телибез, - диде Айрат Җәлалов.
Яшь армиячеләрнең Чүпрәле бүлекчәсенең штаб начальнигы Сирин Әхмәтов билгеләп үткәнчә, районда яшь армиячеләр хәрәкәте 300 дән артык яшүсмерне  колачлый. "Яшь армиячеләр хәрәкәте Чүпрәле районының барлык белем бирү учреждениеләрендә булдырылган. Алар мәктәп, район, республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашалар. Чараларда чыгыш ясыйлар, волонтерлык эшчәнлеге алып баралар, кече һәм өлкән буыннарга ярдәм итәләр. Юнармия йортын булдыру белән хәрәкәтнең эшчәнлеге һәм бердәмлеге тагын да нәтиҗәлерәк булыр дип өметләнәм», - диде яшь армиячеләр җитәкчесе барысына да уңышлар теләде.
   Чара кысаларында Яшь армиячеләр отрядларына открыткалар, CD дисклар, шулай ук Чүпрәле районы геройларының фотосурәтләре төшерелгән планшетлар тапшырылды. Әлеге эш «Чүпрәле ягы Геройлары» проекты кысаларында тормышка ашырылды. Проект Чүпрәле районының «Форпост» үзәге тарафыннан эшләнгән. Проектны тормышка ашыру барышында бердәм рәвештә геройлар һәм аларның биографияләре турында 300 открытка комплекты һәм 300 CD дисклар, шулай ук 50 дивар планшетында мәгълүмат тупланган.  
   Тантана ахырында яшь армиячеләр отрядлары вәкилләре балалар иҗат йортындагы кабинет белән таныштылар, анда алар киләчәктә уртак эшчәнлек алып барачаклар. 

  Белешмә
   ЮНАРМИЯ – Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу инициативасы буенча 2016 елда оештырылган Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте.
«ЮНАРМИЯ» хәрәкәте инде бөтен ил буенча 1 миллионнан артык бала һәм яшүсмерне берләштерде, региональ хәрәкәт штаблары Россиянең 85 регионында тәкъдим ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International