2022 елның 4 маенда Чүпрәле районына эш сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин Иске Чүпрәленең 1 нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасында булды. Мәктәпкәчә балалар учреждениесенә сәфәренең максаты - күрше Ульяновск өлкәсенең Вешкайма бистәсендә булган фаҗига сәбәпче. Исегезгә төшерәбез, анда ир-ат балалар бакчасына керә һәм атыш оештыра: тәрбияче һәм ике баланы үтерә. Үтерүче психик авыру буларак исәптә торуы ачыклана.
Шакир Ягудин балалар бакчасындагы куркынычсызлык чаралары белән танышты, журналлар, хәвеф сигнализациясе, видеокүзәтү системасын тикшерде, учреждение җитәкчесе Елена Шакина, шулай ук учреждение персоналы белән сөйләште. Депутатны район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов озатып йөрде.
ТР Дәүләт Советы депутаты билгеләп үткәнчә, билгеләнгән тәртипләргә карамастан, балалар учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларына карашны тагын бер кат карарга, шул рәвешле куркынычсызлык чараларын көчәйтергә һәм бина эчендә дә, урамда йөрү һәм ял вакытында да бик уяу булырга кирәк, диде
- Әлбәттә, өстәмә чаралар күрү финанс чыгымнары белән бәйле. Әмма персонал үти алырлык, өстәмә чаралар эшләргә мөмкин, - диде депутат.
Бүгенге көндә «Кояшкай» балалар бакчасында 147 бала исәпләнә. Учреждениедә алты төркем эшли.
Депутат, шулай ук, балалар бакчасынының уңышлары, тәрбия эшчәнлеге белән кызыксынды.