Чүпрәле районы мөселманнары республика ифтарында катнаштылар

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

   30 апрельдә Казанда Республика ифтары узды, быел Республика ифтары 10 нчы тапкыр уздырыла һәм анда катнашучылар саны 10 меңгә кадәр булыр дип көтелә. Ифтар "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә оештырылды.

   Республика мөселманнарын Рамазан ае белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады.

   30 апрельдә, икенче яртысында Чүпрәле районы мөселманнары имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендә республика ифтарына чыктылар. Барлыгы 40ка якын кеше катнашты.

   Ифтар кысаларында хәләл продукция күргәзмәсе, Ислам модасы күрсәтелде.

   Чара Коръән укудан башланды. Бөтен республикадан килгән мөселманнар намаз укыдылар, республика һәм тулаем ил иминлеге өчен дога кылдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International