2022 елның 1 маенда Татарстан Республикасы территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр булыр, дип фаразлый синоптиклар. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, көндез 15-17 метрга кадәр җитүе ихтимал.
Төнлә һаваның минималь температурасы +2..-1, көндез максималь һава температурасы +10..+12˚.