Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ифтар мәҗлесе үткәрде

2022 елның 30 апреле, шимбә

   29 апрельдә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ифтар мәҗлесе үткәрде. Ел саен Рамазан аенда район ифтарын үткәрү күркәм традициягә әйләнде. 

   Район башлыгы ифтарында ТР Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров катнашты.  Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия Республикасы мөфтияләреннән дә дин вәкилләре килгән иде.

   Шулай ук ифтар мәҗлесенә  район имам-хатыйблары, авыл җирлекләре башлыклары, хатын-кыз-мөслимәләр, ураза тотучы чүпрәлеләр җыелды.

   Ифтар Коръән аятьләрен укудан башланды. Мөселманнарны сәламләп, район башлыгы Марат Гафаров Рамазан ае белән котлады. Рамазан ае рухи чистарыну, үз көчеңне һәм мөмкинлекләреңне сынау вакыты, дип билгеләп үтте ул.

   - Бу изге шәфкатьлелек аенда һәр мөселман мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр кылырга ашыга. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыгызны кабул итсен, бәрәкәт, сихәтлек һәм иминлек бирсен, – дип теләде мәхәллә халкына район башлыгы.

   Эчтәлекле вәгазь белән Равил хәзрәт Зөфәров чыгыш ясады.  Ул изге Рамазан аеның күркәм өстенлекләре, гыйбадәт кылу һәм ураза тоту үзенчәлекләре турында сөйләде. 

   -Изге Рамазан ае башка айлардан Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт һәм мәгъфирәт ае булуы белән аерылып тора, Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, алдагы сүзләрне әйткән: “Берегез бу айны иман һәм өмет белән үткәрсә, ул кешенең алда булган гөнаһлары сөртелер”. Шуңа күрә бу ай башлану белән Аллаһ Тәгаләдән кылынган гөнаһлар өчен ярлыкау сорарга һәм күбрәк изгелек кылып гөнаһларга илтә торган юлдан читтә булырга кирәк, чөнки бу айда кылынган изгелек һәм начарлык бермә-бер арттырылып языла. Рамазан ае тынычлык, шатлык һәм иман нуры алып килсен!",- дип мөрәҗәгать итте Равил хәзрәт Зөфәров дин тотучыларга.

   Мөфти урынбасары Марат Гафаровка районда милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен Диния назәрәтенең  "Бердәмлек" медален , шулай ук Түбән Каракитә авылыннан имам-хатыйб Дамир хәзрәт Идрисовка һәм Мунчәлидән  имам-хатыйб Рәис хәзрәткә ТР мөфтиенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

   Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм гамәл санала, дип билгеләп үтте.  Шунысы куанычлы, елдан-ел ислам традицияләренә тугры калып, райондашларыбыз ураза тоталар, шул исәптән район дәрәҗәсендәге күп кенә җитәкчеләр, яшьләр дә, диде..

   – Изге Рамазан аенда - бүгенге ифтарны бер  өстәл артында бергә дога кылып, уздыруыбызга чын күңелдән шатмын, - дип билгеләп үтте район имам-мөхтәсибе һәм район башлыгына дини юнәлештә һәряклап ярдәме һәм теләктәшлеге өчен рәхмәт белдерде, барлык эшләрдә һәм башлангычларда Аллаһы Тәгаләнең ярдәм итүен, гаиләсенә  һәм районда яшәүче барлык милләтләргә тынычлык һәм иминлек теләде.

   Коръән аятьләре укылганнан соң, ифтар кунаклары районда һәм тулаем илебездә иминлек, бәрәкәт һәм тынычлык булуына дога кылдылар. Шулай ук, бергәләшеп  намаз укыдылар,  мул табыннар артында аралашып, сый-нигъмәтләр белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International