Чүпрәледә Петр Дементьев исемендәге паркта 77 чыршы утырттылар

2022 елның 29 апреле, җомга

   Чүпрәле районы «Хәтер бакчасы»халыкара акциясенә кушылды. Акция кысаларында бүген, 29 апрельдә Петр Дементьев исемендәге паркта 77 чыршы утыртылды. Үсентеләр саны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган.

   Яшь үсентеләр утыртуда район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.

   Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакытында үз гомерләрен биргән 378 мең кеше истәлегенә 378 мең агач үсентесе утырту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International