Бүген Чүпрәледә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы пенсионерларының «Өченче буын» XII Республика Спартакиадасы ярышларның муниципаль этабы узды. Чара шулай ук цифрлаштыру елы һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында узды.
Әйтергә кирәк, безнең Чүпрәле пенсионерлары спортның барлык төрләре белән бик теләп шөгыльләнәләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Аларны төрле мәдәни чараларда, спорт ярышларында да күрергә мөмкин. Спартакиадада төрле яшьтәге 60ка якын пенсионер катнашты.
Ярышларның тантаналы өлешендә өченче буын спортчыларын район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, район пенсия бүлеге начальнигы Роза Гафарова, Россия пенсионерлары район бүлеге рәисе Дилүзә Азизова сәламләделәр. Алар спорт яратучыларны бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, уңышлар, ярышларда җиңүләр теләделәр.
Пенсионерларның бүгенге Спартакиадасы өченче буынның иң актив спортчыларын җыйды. Аларга спортның биш төрендә ярышырга туры килде: өстәл теннисы, дартс, җиңел атлетика (йөгерү), йөзү һәм пневматик винтовкадан ату.
Пенсионерларның XII Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика, йөзү һәм пневматик винтовкадан ату буенча ГТО комплексы нормативлары да үтәлде.
Барлык призерлар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.