Гөлназ Шәрәфетдиновага ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

   Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе утырышында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабына йомгак ясалды.

   Депутатлар берләшмәсе утырышында шулай ук,  «Татарстан Республикасының атказанган хатын-кызлары» региональ проектын башлап җибәрү турындагы мәсьәлә һәм ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән ТР муниципаль берәмлекләре хатын-кызлар берләшмәләре арасында килешү проекты каралды.

   Утырыш эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары, республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының хатын-кызлар берләшмәләре җитәкчеләре, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

   «Мәрхәмәт» берләшмәсенең проекты Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан хатын-кызларының героик үткәне турындагы истәлекне саклауга юнәлтелгән. Икенче максат - хатын-кыз ветераннарга матди һәм социаль ярдәм күрсәтү, аларны кайгырту өчен тагын бер өстәмә мөмкинлек.

   Утырыш ахырында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабында иң актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

   Кайбер муниципаль районнардагы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчеләренә ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Чүпрәледән Гөлназ Шәрәфетдинова да бар иде. Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International