Бүген, 28 апрельдә, шахмат буенча чираттагы турнир Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк мондый турнирлар районның ике белем бирү учреждениесендә узды инде.
Шахмат буенча турнир бу юлы да "Бердәм Россия" партиясе призларына узды һәм чарада Партиянең җирле бүлекчәсе вәкилләре катнашты.
Чүпрәле районында шахмат зоналары белән комплектлау проекты узган елдан башланды. Барлык мәктәпләрдә дә шахмат комплектлары җитәрлек. Проект "Мәгариф"милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Иң яхшы уенчылар грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.