Түбән Новгородта «Бердәм Россия» партиясенең Идел буе федераль округы төбәк һәм җирле бүлекләре секретарьлары форумы узды. Чарада Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән партия җитәкчеләре катнашты. Алар составында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та бар иде.
Форумда иҗтимагый-сәяси көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр каралды: партиянең Халык программасын тормышка ашыру, эш форматларын һәм партия проектлары структурасын яңарту.
Идел буе федераль округында партиянең 570дән артык җирле бүлекчәсе исәпләнә.