Бүген, 27 апрельдә, язгы май бәйрәмнәр алдыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәтләрендә уңышларга ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.Тантана Казан Кремлендә узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләнүчеләр арасында Чүпрәле районының Кече Чынлы авылыннан Рәис Әмирҗан улы Рәимов та бар иде. Рөстәм Миңнеханов аңа «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен тапшырды.
Рәис Рәимов-Чүпрәле районының «Цильна» җәмгыяте директоры урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган агрономы.