22 апрельдә Чүпрәле районында чираттагы өмә булып узды.
Кирәкле инвентарьларны кулга алып һәм яхшы кәеф белән хезмәт коллективлары үз территорияләре тирәсендә, шулай ук ял итү урыннарында - паркларда һәм скверларда - беркетелгән участокларда тәртип урнаштырдылар.
Әйтергә кирәк, районда өмәләр беренче көн генә үткәрелми инде. Ә Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар икеайлык игълан ителде.
Апрель һәм май өмәләре инде күптәннән традициягә әйләнде һәм җәмәгать урыннарында экологик хәлне яхшырту максатыннан ел саен үткәрелә.