Бүген Чуаш Бизнәсе авылында яшәүче Александра Терентьевна Порфирьевага 95 яшь тулды.
Тыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын котларга Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Олы Аксу авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов килделәр. Алар ветеранны юбилее белән котладылар һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаровтан чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр.
Александра Терентьевна Чүпрәле муниципаль районының Чуаш Бизнәсе авылында туа. Авыл мәктәбендә 4 сыйныфны тәмамлап, эшли башлый. Сугыш башланганда аңа 14 яшь кенә була, бу елларның авырлыклары аның өлешенә дә төшә. Кайда гына эшләргә туры килми аңа. Урман кисеп, утын да әзерли, колхозда да эшли, мәктәптә идән дә юа. Күп еллар сыер савучы булып эшли, кыр эшләрендә дә катнаша.
Үз гомерендә аңа шатлыгын да, кайгысын да күп күрергә туры килә. Кияүгә чыга, ләкин ире белән озак яшәмиләр. Александра Терентьевна берүзе генә кызы Нинаны тәрбияләп үстерә. Кызганычка каршы, Нина бу доньядан бик иртә китә. Аның ятим калган 6 баласын Александра апа үзе тәрбияләп үстерә, аякка бастыра. Бүгенгесе көндә юбилярның 11 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Алар барысы бергә җыелып, әбиләрен туган көне белән котларга кайткан иде.
Александра Терентьевна аның белән бәйрәм мизгелләрен уртаклашкан һәркемгә бик рәхмәтле иде, бигрәк тә ул аның турында онытмауларына шатланды.