Чүпрәле районында җирле үзидарә органнары вәкилләрен бүләкләделәр

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

   Бүген, 21 апрельдә Чүпрәле районында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада катнашучыларны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров котлады.

   Район башлыгы муниципаль хезмәткәрләрнең эше бик катлаулы булуын билгеләде. "Безнең алда зур бурычлар тора. Ул-һәр кешенең гозерен  ишетү һәм халкыбыз уңайлы шартларда, җитешлектә яшәсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләү",-дип билгеләп үтте Марат Гафаров.

   Район башлыгы җирле үзидарәгә нигез салган ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Республика программалары һәм Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Чүпрәле районында уңай үзгәрешләр сизелә, кешеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырыла. Билгеле боларның нәтиҗәсе булып җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең бердәм, тату хезмәт эшчәнлеге тора, сез үз көчегезне һәм энергиягезне кызганмыйча эшлисез. Бу безнең уртак һәм тату команда. Алга таба да районыбыз иминлеге өчен шулай бердәм эшләвегезне телим", - дип сүзен йомгаклады Марат Ринат улы.

   Очрашу кысаларында бүләкләү тантанасы оештырылды. 

   Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Городище авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Надежда Петрова, Яңа Борындык авыл җирлеге башлыгы Владислав Ранцев, Чүпрәле районы Советы Аппаратының гомуми бүлек начальнигы Газинур Хәлиуллов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

   Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге Башкарма комитетының баш хисапчысы Татьяна Краснова, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирек Хәйруллин Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Район башлыгы Марат Гафаров шулай ук Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулу медале белән озак еллар Яңа Ишле җирле үзидарә Советы башлыгы булып эшләгән Шамил Вильдановны һәм  шулай ук озак еллар Городище авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре булып эшләгән Зинаида Чугунованы бүләкләде.

   Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков һәм Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

   Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән Зур Аксу авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Светлана Айкина һәм Марс авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Рузалия Шакирова бүләкләнде.

   «Алтын» спорткомплексында очрашу юкка гына оештырылмады. Тантаналы өлештән соң муниципаль хезмәткәрләр, командаларга бүленеп, волейбол уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International