2022 елда Татарстанда «Мәдәният» милли проекты кысаларында барлыгы 13 объект төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм ремонтланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Арча, Баулы һәм Яшел Үзән районнарында авыл мәдәният йортлары, Мамадыш районында мәдәни-ял итү үзәге, Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә мәдәни үсеш үзәкләре, Чүпрәле районында күп функцияле үзәк төзү планлаштырыла. Күп функцияле үзәк Иске Задур авылында барлыкка киләчәк. Бина 45 урынга исәпләнгән. Бүгенге көндә биредә нигез салу буенча беренче эшләр башланды.