Күп балалы гаиләләргә салым буенча ташламалар

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

   «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенең һәм "Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар турында аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 2019 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә балигъ булмаган өч һәм аннан күбрәк балалары булган затларга милек салымнары буенча салым ташламалары бирелә:

 - Күп балалы гаиләләргә физик затларның милкенә салым чигерүе буенча һәр балага фатир яки бүлмәнең биш квадрат метры яки торак йортның җиде квадрат метры күләмендә бирелә.

 - Җир салымы буенча күп балалы гаиләләр өчен исәп-хисап участоктан 600 квадрат метрга салым базасын киметә. 

   Күрсәтелгән салым ташламаларын куллану максатларында 2021 елда күчемсез милек объектларына, җир кишәрлекләренә ия булган күп балалы гаиләләргә якын арада салым органнарына физик затлар милкенә салым һәм җир салымына ташламалар бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

   Шулай ук, салым ташламаларын алу хокукын гамәлгә ашыру максатларында күрсәтелгән затларга, күп балалы гаиләләрнең исәбен алып баручы ведомство буларак, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына, я салым органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм шәхси мәгълүматлар турында мәгълүматны таратуга (ачуга) ризалык бирергә мөмкин.

   Өстәмә мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында nalog.ru яки контакт - үзәк телефоны буенча 8800-222-22-22 алырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International