19 апрельдә Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә. Томан вакытында юлларда күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булачак. Шулай ук яңгыр явыр, дип тә фаразлый синоптиклар.
Төнлә һава температурасы +1..+3 градус, көндез +7..+9 градуска кадәр күтәреләчәк.