15 апрельдән Татарстанда киләсе елда төзекләндереләчәк паркларны һәм ишегалларын сайлау өчен сораштыру старт алды. Анда республиканың 45 районы катнаша. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Халыктан сораштырулар» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында республиканың 14 яше тулган һәр гражданины теге яки бу иҗтимагый территория өчен тавыш бирә ала.
Онлайн-тавыш бирүдә катнашу өчен түбәндәгеләрне кирәк:
• Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталына яки Чүпрәле муниципаль районының рәсми сайтына керергә һәм сораштыру үткәрү турында баннерның старт битен табарга һәм аңа басарга;
• Ачылган биттә «сайлау ясарга» төймәсенә басыгыз;
• Булган хисап язмасы аша яки телефон номеры буенча теркәлү узарга;
• Анкета тутырга;
* Чүпрәле районын сайларга;
* Исемлектә 2023 елда төзекләндерү өчен объектны сайларга һәм "Сораштыруны тәмамларга" дигән төймәгә басарга.