15 апрельдән Татарстанда киләсе елда төзекләндереләчәк паркларны һәм ишегалларын сайлау өчен сораштыру старт алды. Анда республиканың 45 районы катнаша.
Ишегаллары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылган «Безнең ишегалды» республика программасы буенча яңартылачак. Аларның исемлеген dvor.tatar сайтында карарга мөмкин.
Иҗтимагый киңлекләрне «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль проекты ярдәмендә төзекләндерәчәкләр. Аларның исемлеге park.tatar сайтында урнаштырылган.
Җәмәгать киңлекләре буенча 204 объект тавыш бирүгә чыгарылган. Бу турыда «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина билгеләп үтте.
«Һәр муниципаль берәмлектә өчтән 27 объектка кадәр. Шәһәр киңлекләре буенча мәсьәләләрнең ни дәрәҗәдә хәл ителүенә карап. Казанда бу 27 объект, башка муниципаль берәмлекләрдә өчтән бишкә кадәр», – дип сөйләде Зиннәтуллина.
Илкүләм проектлар 2019 елдан бирле Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла.