Чүпрәледә укучылар арасында «Бердәм Россия» партиясе призларына шахмат буенча район турниры узды

2022 елның 16 апреле, шимбә

   Бүген, 15 апрель көнне, Иске Чүпрәле 1 нче санлы урта мәктәбендә Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Бердәм Россия» партиясе призларына укучылар арасында шахмат буенча район турниры булып узды.

   Турнирда катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Алексей Ярухин, «Бердәм Россия» партиясенең башкарма секретаре Илдар Каюмов, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов сәламләде.

   Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстанда, шул исәптән Чүпрәле районында да, гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча махсус проектны тормышка ашыру буенча акция старт алган иде. Әлеге проект буенча районның барлык белем бирү учреждениеләре шахмат комплектлары белән тәэмин ителде.

   Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу илкүләм проект ярдәмендә районның барлык мәктәпләрендә укучылар буш вакытларында шахмат белән шөгыльләнә ала. Беренче нәтиҗәләр дә күренә. Иске Чүпрәленең 1 нче санлы урта мәктәбе базасында узган район турнирында башлангыч сыйныфлар арасында да, өлкән сыйныфлар арасында да шахматчылар күп иде.

    Башта башлангыч сыйныф укучылары, ә аннан соң өлкән сыйныф укучылары уйнадылар. Ярышлар барышында яшь категорияләре буенча җиңүчеләр дә билгеләнде.
   Барлык җиңүчеләр һәм призерлар Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле бүләкләр, «Бердәм Россия» партиясе логотибы төшерелгән футболкалар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International