Чүпрәледә янгын куркынычсызлыгын арттыру чаралары турында фикер алыштылар

2022 елның 15 апреле, җомга

   2022 елның 15 апрелендә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды. Утырышта янгын куркынычсызлыгын арттыру чаралары турында фикер алыштылар.

   Утырышны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов алып барды. Ул билгеләп үткәнчә, шушы көннәрдә видеоконференцэлемтә режимында республика утырышы узды, анда Татарстан Республикасы территориясендә табигать янгыннарын кисәтүгә әзерлек, аерым торак пунктларның язгы-җәйге янгын куркынычы сезонына әзерлеге, урман янгыннары чыгу куркынычы янаган территорияләрдә халыкка хәбәр итү әзерлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

   Шуңа бәйле рәвештә җаваплы затларга, авыл җирлекләре башлыкларына янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар комплексы үткәрергә, янгынга каршы су чыганакларын техник таләпләргә туры китерү турында, торак сектор объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында күрсәтмә бирелде.

   Исегезгә төшерәбез, 25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим эшли башлаячак, ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда нәрсә эшләргә ярамаганлыгы белән өлкән лейтенант Александр Мердеев таныштырды.

   Чүпрәле районы территориясендә янгыннар белән бәйле хәлләр турында Чүпрәле районының 114 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илвир Сәләхов хәбәр итте.  

   Район прокуроры Илдар Маликов халык арасында янгын куркынычсызлыгы буенча эшне дәвам итәргә, җәмәгать урыннарында, социаль челтәрләрдә белешмәлекләр урнаштырырга тәкъдим итте, мәктәп укучылары арасында чаралар үткәрү кирәклеге турында искәртте.

  Комиссиядә тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде һәм җаваплы затларга кабул ителгән карарларны үтәү буенча йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International